-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Крыжовниктан әчкелтем-татлы пирог

Әлеге җәйге пирогны бакчагызда үскән төрле җиләк-җимештән пешерергә мөмкин. Бик матур да, тәмле дә килеп чыга ул.

Крыжовниктан әчкелтем-татлы пирог
Крыжовниктан әчкелтем-татлы пирог

Алдан крыжовник, кара карлыган, кура җиләге, кара бөрлегән, ирга кебек җиләк-җимешләрне әзерләп куегыз. Аларга кушар өчен ярты стакан куе сөт, 100 грамм шикәр комы, өч йомырка кирәк булыр.

Камыр өчен 200 грамм чамасы он, 100 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы, бер йомырка алына.

Йомшартылган атланмайны шикәр комы белән бутыйбыз да, шуңа йомырка кушып, яхшылап туглыйбыз. Йомшак камыр килеп чыгарлык итеп кенә он салып камыр басабыз. Камырны түгәрәкләп, 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Бу вакыт эчендә җиләк-җимешләрне юып, киптерергә дә була. Камырны түгәрәк табага кул белән кырыйларын күтәртеп җәябез дә янә ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Савытка йомырка сытып, өстенә шикәр комы, куе сөт өстәп, яхшылап болгатабыз. Әзер камырны суыткычтан алып берничә урыннан чәнечке белән тишәбез дә кызу мичкә тыгабыз. Анда 15 минут чамасы тотканнан соң,  алтынсу төскә кергән камыр өстенә җиләк-җимешләрне тезәбез һәм аларның өстенә йомырка белән куе сөттән әзерләнгән сыекчаны салабыз. Түгелмәсен өчен сак кына тотып, пирогны янә 190 градуслы кызу мичкә куябыз. 30-35 минуттан соң ул әзер була.

Чәй янына суытып чыгарсаң, хуш исле җәйге пирог тагын да тәмлерәк тоелыр.

 

 Фото: cooklikemary.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: