+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кыяры кетердәп тора, тозлыгы тәмле була!

Бакчада кыяр өлгергән вакыт. Димәк, әниләрнең, нәнәйләрнең кышкылыкка сый-нигъмәт хәстәрләр чагы җитте.

Кыяры кетердәп тора, тозлыгы тәмле була!
Кыяры кетердәп тора, тозлыгы тәмле була!
Бүген без сезгә аз тозлы кыяр рецептын тәкъдим итәбез. Ә сез, яшь дусларыбыз, аларга ярдәм итәргә әзер торыгыз.
 
Иң элек бакчадан җыеп алып кергән кыярларны юып, 3 сәгать суда тотабыз. Суны вакыт-вакыт алыштырып тору яхшырак. Өч литрлы банка төбенә укроп, керән, кара карлыган яфраклары, 4-5 тырнак сарымсак, 10 данә исле кара борыч, 4 данә канәфер салыгыз һәм кыярларны урнаштырыгыз.
 
Шул арада тозлык (рассол) әзерләнә. 1,5 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатып чыгарыгыз һәм кыярлар өстенә салып, 3 минут тотыгыз. Аннары тозлыкны банкадан бушатып, кайнатып алыгыз һәм янә кыярлар өстенә коегыз. Шул вакытта 3 кашык 9 процентлы аш серкәсе салып, банканы тимер капкач белән ябыгыз.
 
Банкаларны әйләндереп, төреп куегыз. Алар суынганчы шулай торсын.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: