+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Крыжовниктан компот тәмле була!

Әфлисун да кушып җибәрсәгез...

Крыжовниктан компот тәмле була!
Крыжовниктан компот тәмле була!
Кышкылыкка компот әзерлик әле, дуслар. 3 литрлы банка өчен кирәк: крыжовник ­– 200 грамм, 1 әфлисун, шикәр комы ­– 300 грамм, су - 2,5 литр.
 
Банканы һәм капкачны яхшылап стерильләштерегез. Крыжовникны юып, суын саркытыгыз. Әфлисунны телемләп турагыз, тешләрен алыгыз. Шул ук вакытта суга шикәр комын салып, сироп кайнатырга куегыз. Ә хәзер крыжовник, әфлисун телемнәрен банкага салыгыз. Кызыл карлыган кушып җибәрсәгез, компотның төсе аеруча матур була. Аннары сиропны банка авызына кадәр салып, капкач белән ныгытып каплагыз.
Банкаларны әйләндереп, одеял белән төреп куегыз һәм ул бер тәүлек шулай торсын. Суынгач базга яисә салкынча урынга алып куярга да була.
 
Фото: img.7dach.ru
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: