+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Крыжовник кайнатмасын яратмыйсызмы?

Кышкылыкка аны болай итеп хәзерләп карагыз әле. Тел йотарлык тәмле була!

Крыжовник кайнатмасын яратмыйсызмы?
Крыжовник кайнатмасын яратмыйсызмы?

Быел кызыл карлыган белән крыжовникның уңышы матур гына күренә. Крыжовникның төрле витаминнарга бай һәм файдалы булуы турында күпләр беләдер. Аның кайнатмасын яратып бармыйлар, тик аны кышкылыкка бик тәмле итеп тә әзерләп була. Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунны чистартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, эреп беткәнче тотарга кирәк. Аннан суыткычка алып куясы гына кала.

Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә, кышны чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.  

Фото: nimblechef.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: