-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар коймак ярата!

Нәнәйләр ялга кайткан оныкларны сыйлый.

Балалар коймак ярата!
Балалар коймак ярата!

Бүген юка коймак пешерәбез, дуслар.

Кирәкле ингредиентлар:

500 мл сөт;

2 йомырка,

2 аш кашыгы шикәр комы;

ярты чәй калагы тоз;

2 стакан он;

2 аш кашыгы үсемлек мае;

1 стакан кайнар су.

Җылымса сөткә йомырка, тоз, шикәр комы, үсемлек мае, он салып туглыйбыз. Аннары кайнар су салып, үзләнгәнче болгатабыз. Камыр әзер. Ул сыек була һәм кызу табага тиз генә җәелеп китә. Шуңа да коймак бик юка һәм тәмле була.

Сез дә пешереп карагыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: