+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Иртәнге ашка - карабодай боткасы!

Аны тәмле итеп әзерли беләсезме?  

Иртәнге ашка - карабодай боткасы!
Иртәнге ашка - карабодай боткасы!

Ботка пешерүнең дә үз сере бар.  Карабодай боткасы тәмле, таралып торсын өчен аны әзерләгәндә берничә кагыйдәгә игътибар итегез. Шул чакта ул кафе-рестораннардагы кебек булачак.

Тәмле карабодай боткасының төп сере – аны мөмкин кадәр азрак пешерергә кирәк. Башта ярманы юыгыз, өстенә су салыгыз, ул ярманы тулысынча капласын. Су бер бармак калынлыгы булырга тиеш.

Утка куеп, кайнатып чыгарыгыз, тәменчә тоз салыгыз. Җиде минут талгын утта пешерегез. Аннары газны сүндереп, карабодайга 20 грамм салкын акмай кушыгыз, каплагыз һәм тагын 15 минут тотыгыз. Ярма тыштан тыгыз һәм эчтән йомшак булачак.

 

Фото: tamtravel.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: