+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кышкылыкка кетчуп ясыйбыз

Үзең әзерләгән соус  тәмле дә, файдалы да.

Кышкылыкка кетчуп ясыйбыз
Кышкылыкка кетчуп ясыйбыз

Кирәкле игредиентлар:

2 кг помидор;

250 гр алма;

250 гр суган;

3 болгар борычы;

200 гр шикәр;

2 аш кашыгы тоз;

тәменчә борыч;

1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Кетчуп өчен итләч помидорлар сайларга тырышыгыз. Андый помидордан соус куе, тәмле була. Озак кайнатырга да кирәкми. Помидор, алма, суган, борычны юып, турагыз.  Калын төпле савытка салып, 35-40 минутка  пешерергә куегыз. Аннары блендер белән изегез яисә тимер иләк аша чыгарыгыз. Хәзер шикәр, тоз, борыч салып, 10 минут кайнатыгыз. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салыгыз. Кайнар кетчупны стериль банкаларга салып, тимер капкач белән каплагыз, суынганчы төреп куегыз.

Кыш көннәрендә тәмле кетчуп макарон, ит ризыклары янына бик шәп булачак.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: