-4 °С
Болытлы
Камыр өчен ингредиентлар:
250 мл сөт;
1 йомырка;
3 чәй калагы шикәр комы;
1 чәй калагы тоз;
1 чәй калагы коры чүпрә;
50 грамм көнбагыш мае;
он.
Йомшак итеп камыр басыгыз һәм 1 сәгатькә күтәрелергә калдырыгыз. Хәзер камырны 1-1,5 сантиметр калынлыкта җәеп, бокал яисә башка савыт белән бастырып, түгәрәкләр кисеп чыгыгыз. Түгәрәкләрнең урталарында, пластик шешә капкачы белән бастырып алыгыз.
Кабартмаларны кызган майда кыздырып аласы гына кала. Пешкән пончикларга шикәр оны сибегез. Тәмле булсын, дуслар!
Фото: mykaleidoscope.ru