-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ташкабактан икра

Бу рецепт белән ясалган икра бик тәмле була.

Ташкабактан икра
Ташкабактан икра

Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина рецепты буенча ташкабактан бик тәмле икра ясыйбыз, дуслар.

Икра ясау өчен 3 кг ташкабак, 0,8 кг суган, 0,8 кг кишер, 1 стакан үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1 аш кашыгы паприка (төелгән баллы борыч), 2-3 кашык томат пастасы, 5 тырнак сарымсак кирәк булачак. 

Башта барлык яшелчәләрне бераз гына кыздырып алабыз да 30 минут каплап пешерәбез. Аннары тоз, шикәр комы, 3 аш кашыгы уксус, томат пастасы, кара борыч, паприка, сарымсак салабыз. Кабат 30 минут пешереп алабыз. Соңыннан бу массаны блендер белән изәбез. Шуның өстенә бер аш кашыгы аш серкәсе салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 700 граммлы 5 банка икра чыгачак. 

 

Фото:domgadalki.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: