Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 август , 13:00

Тары ярмасын кайнар суда тотыгыз

Тәмле ботка әзерләүнең берничә сере бар.  

Тары ярмасын кайнар суда тотыгыз
Тары ярмасын кайнар суда тотыгыз

Тары боткасы – туклыклы гына түгел, бик файдалы да ризык, ул сәламәт туклануның аерылгысыз өлеше була ала. Микроэлементларга һәм витаминнарга бай бу ярма көннең энергияле башлануы өчен дә, төп ризыкка туклыклы өстәмә буларак та бик яхшы туры килә.

Әмма күпләр тары боткасы каты, әче, тәмсез килеп чыгуга зарлана. Тәмле ботканың сере – ярманы тиешле итеп пешерергә әзерләүдә.

Беренчедән, тары ярмасын салкынча су белән яхшылап юарга кирәк. Суы тулысынча чистарганчы дәвам итегез. Яхшылап чистарту ярмадагы артык крахмалдан котылырга ярдәм итә.

Икенчедән, әгәр дә сез тары ярмасының тәме әчкелтем булмасын, дисәгез, аны кайнар суда тотыгыз. Моның өчен чистартылган тарыга кайнар су салыгыз һәм 5-10 минутка калдырыгыз. Ярма озак сакланган очракта, суда тоту вакытын 60 минутка кадәр арттырырга кирәк. Ярманы пешерер алдыннан тагын бер тапкыр салкын су белән юарга кирәк. Бу ысул ботканың тәмен яхшыртып кына калмыйча, аны организм җиңелрәк үзләштерә .

Өченчедән, тәмле тары боткасы әзерләүнең тагын бер сере бар. Ярманы салкын суда юыгыз. Аннары өстенә салкын су салып, уртача утта кайнатып чыгарыгыз. Су кайнап чыгу белән, аны түгегез һәм ярманы тагын бер кат юып, хәзер инде кайнар су салып пешерергә куегыз. Бу ысул тары ярмасындагы крахмалны тулысынча алырга мөмкинлек бирә, мондый ботка таралып торачак.

Шуны да онытмагыз, киштәдә озак яткан, ачык килеш бер елдан артык сакланган ярмадан ризык тәмле булмый. Шуңа да саклану вакытын карагыз, ышанычлы, үзегез белгән җитештерүчеләрнең ярмасын алырга тырышыгыз.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: