Берәр килограмм кәбестә, кишер, татлы борыч, помидор, суган алына. Тәмләткечләрдән: 2шәр аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, 300 грамм үсемлек мае, 5-7 түгәрәк кара борыч, 3-4 лавр яфрагы, 100 грамм аш серкәсе кирәк булачак.
Кишерне эре кыргычтан чыгарып, озынча туралган кәбестә, татлы борыч, вак итеп туралган помидор, суган кушып бутаганнан соң, ике аш кашыгы тоз һәм шикәр комы, үсемлек мае, кара борыч, лавр яфрагы салып ярты сәгать кайнатабыз. Кайнатканда әледән-әле болгатып алырга онытмагыз. Сүндерергә 10 минут кала аш серкәсе салырга кирәк.
Алдан чәй содасы белән яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, җылы урынга каплап куясы гына кала. Кышкылыкка бик тәмле салат була ул.
Фото: zagotovki.guru