Кирәкле ингредиентлар:
250 гр каты сыр;
2 йомырка;
100 гр он;
200 гр панировкалау өчен сохари;
300 мл үсемлек мае.
Әзерләү барышы:
- Сырны озынча турыпочмак (10 см х 1 см) ясап кисеп чыгабыз. Гауда, моцарелла, сулугуни кебек сырлар белән яхшырак килеп чыга.
- Хәзер бер тәлинкәгә он салабыз.
- Икенчесенә 2 йомырка сытып салабыз һәм яхшылап болгатабыз.
- Өченче тәлингәгә сохарины салабыз. Сохариның эрерәк төелгәнен алыгыз.
- Һәр сырны башта онда, аннан йомыркада, аннан яхшылап сохарида әвәлибез.
- Калын төпле табага үсемлек мае салабыз һәм яхшылап кыздырабыз. Кызган майга 1-2 сырлы таякчыкны салабыз һәм алар алтынсу төскә кергәнче (1-1,5 минут) кыздырабыз.
- Сырлы таякчыкларны майдан алып, кәгазь салфетка өстенә тезәбез. Бу май кәгазьгә сеңсен өчен кирәк.
- Сырлы таякчыкларны өстәлгә кетчуп яки башка берәр соус белән куярга, яшел үләннәр белән бизәргә мөмкин.
Тәмле булсын!
Фото: gotovim-edim.ru