Ингредиентлар:
Камыр өчен:
50 гр шикәр;
100 гр акмай;
2 йомырка;
камыр көпшәкләндергеч яисә сода +аш серкәсе;
250 гр он;
чеметем тоз.
⠀
Эчлек өчен:
350 гр эремчек;
110 гр шикәр;
ванильле шикәр ( 10 гр);
2 йомырка;
150 гр 15-20 процентлы кибет каймагы;
25 гр кукуруз крахмалы.
Пирог өстенә:
400 гр туңдырылган чия;
50 гр шикәр;
20 гр кукуруз крахмалы;
60 мл су.
⠀Камыр бик гади әзерләнә. Шикәргә акмай салабыз, уабыз. Аннары йомырка, он, камыр көпшәкләндергеч салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны формага салабыз, бортиклар ясыйбыз. Аннары эремчекле эчлек салына (барлык ингредиентларны блендерда болгатып алабыз). Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 35-40 минут пешерәбез.
Ә хәзер өстенә “заливка” әзерлибез. Чия тешсез булырга тиеш, аны кайнау кергәнче утта тотабыз. Аннары суга шикәр, крахмал салып болгатабыз һәм чиягә кушабыз. Чияне куерганчы әкрен генә талгын утта пешерәбез, суытабыз.
Чияле “заливка”ны бераз суынган пирог өстенә салабыз. Бик тәмле килеп чыга, сез дә пешереп карагыз.
Тәмле рецепт өчен блогер, якташыбыз, Илеш кызы Гөлнара Габдуллинага рәхмәт!