Җиңел генә әзерләнә торган бу файдалы коймаклар өчен ике стакан кефир, ике йомырка, ярты чәй калагы тоз, бер чәй калагы сода, ике стакан ярым он, 500 грамм кәбестә, бер суган, бер кишер, үсемлек мае һәм тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.
Суганны вак кына турап, кишерне эре теркадан үткәреп, майда кыздырып алабыз. Шуның өстенә вак кына туралган кәбестәне салып, томалап пешерәбез. Суытабыз. Шул арада кефирга чәй содасы кушып 5 минут тотабыз. Ике йомырканы тугылап, тоз һәм он кушабыз, шул камырга кефирны кушып бутыйбыз. Аннары кәбестәне өстәп, тәмләткечләр салабыз һәм янә яхшылап болгатабыз. Майлы табага кашык белән салып, ике ягыннан кыздырып алабыз.
Бу коймаклар суынгач та бик тәмле була!
Фото:ideireceptov.ru