-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
4 сентябрь , 10:15

Авылча бәрәңге

Яшь бәрәңгедән аеруча тәмле була!

Авылча бәрәңге
Авылча бәрәңге

Безгә кирәкле ингредиентлар:

1 кг бәрәңге;

ярты чәй калагы тоз;

тәменчә төклгән кара борыч, баллы паприка ;

3-4 тырнак кыргычтан уылган сарымсак;

1 аш кашыгы кукуруз крахмалы;

2 аш кашыгы үсемлек мае.

Яшь вак бәрәңгене яхшылап юабыз (кабыгын чистармыйбыз), бүлгәләп  чыгабыз һәм өстенә кайнар су салып, капкач белән ябып, 20 минут тотабыз.

Аннары суын агызабыз. Кәгазь тастымалга салып, яхшылап корытыбыз. Тоз, борыч, баллы паприка, кукуруз крахмалы һәм үсемлек мае салып, яхшылап болгатабыз. Табага пергамент кәгазь җәеп, бәрәңге телемнәрен таратабыз. Духовканы 180-200 градуска кадәр җылытып, 30 минут  пешерәбез. Гриль режимын кабызып, өстен тагын да кызартып алырга була.

 

Фото: altailife.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: