+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
10 сентябрь , 11:25

“Назлы” алма измәсе

Куертылган сөт белән алма измәсе бик тәмле килеп чыга. Сез дә ясап карагыз, дуслар.  

“Назлы” алма измәсе
“Назлы” алма измәсе

Ингредиентлар:

- 3 кг алма;

- 1 стакан су;

- 1 банка куертылган сөт;

- ярты стакан шикәр.

Әзерләү барышы:

  1. Алманы яхшылап юыгыз, кабыгыннан чистартыгыз, үзәген алыгыз һәм турагыз турагыз.
  2. Туралган алмалар өчтенә 1 стакан су салыгыз һәм уртача утта 30 минут дәвамында пешерегез.
  3. Алмалар йомшаргач, аларны блендер белән изегез.
  4. Алма измәсенә шикәр һәм куертылган сөт салып, тагын биш минут кайнатыгыз.
  5. Боламыкны стериль банкаларга салып, тимер капкач каплагыз һәм тулысынча суынганчы төреп куегыз.

Бу тәмлекәчне балалар бик яратып ашый. Чәй белән эчәргә дә, пироглар эчлегенә дә бик тәмле була ул.

 

Фото: opt-union.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: