+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
15 сентябрь , 09:35

Чөгендердән тәмле салат

Сусыл, витаминнарга бай чакта бу яшелчәне ашап калырга тырышыгыз.  

Чөгендердән тәмле салат
Чөгендердән тәмле салат

Салат ясау өчен кирәкле ингредиентлар:

 - 2 пешкән чөгендер;

- 5 аш кашыгы консерваланган борчак;

- 4 маринадланган кыяр;

- 2 тырнак сарымсак;

- берәр аш кашыгы кибет каймагы һәм майонез.

Әзерләү барышы:

  1. Чөгендерне эре угычтан чыгарырга.
  2. Кыярны саламлап турарга.
  3. Сарымсакны пресс аша үткәрергә яисә угычтан кырыга.
  4. Барлык ингредиентларны бергә кушып, тәменчә тоз һәм каймак, майонез салырга, яхшылап бутарга.

 

Бик тәмле салат килеп чыга. Сез дә ясап карагыз, дуслар!

 

Фото: static26.tgcnt.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: