+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 сентябрь , 11:50

Кабак бөккәне

Быел кабак ишелеп уңды. Әйдәгез, тәмле дә, файдалы да ризык – кабак бөккәне пешерәбез.  

Кабак бөккәне
Кабак бөккәне

Башта камыр  әзерлибез. Аның өчен: ярты стакан кефир, ярты стакан кибет каймагы, 100 грамм акмай, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, чеметеп сода, он салып, катырак итеп камыр басабыз.
Эчлек өчен дөге бүрттерергә, кабакны вак кына итеп, шакмаклап турарга кирәк. Кабакка бераз тоз сибеп куегыз, аннан бүленеп чыккан суын саркытыгыз. Дөге, шикәр комы кушып, барысын бергә болгатыгыз.

Хәзер камырны түгәрәләргә бүлгәләгез һәм озынча итеп җәегез. Эчлекне салып, уртасына акмай кисәге куеп, үзегез теләгәнчә бөккән ясагыз. Акмайны бөккән пешкәч кенә салырга да мөмкин.

18-200 градуска кадәр җылытылган духовкада 35-40 минут пешә. Бик тәмле килеп чыга. Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар!

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: