Бу тәмле “курник” өчен:
Җылы кефир – 250 грамм;
Эрегән акмай – 50 грамм;
Үсемлек мае — 30 грамм;
Чәй содасы – 0,5 чәй калагы;
Тоз – 0,5 чәй калагы;
Он – 380-400 грамм;
Эчлек өчен:
Тавык филесы – 300 грамм;
Бәрәңге – 3-4 данә;
Суган – 1 данә;
Тәменчә борыч һәм тоз, акмай кирәк булачак.
Әзерләү барышы:
Җылы кефирга чәй содасы салабыз, биш минут тотып, акмай һәм үсемлек мае , тоз кушабыз. Аз-азлап он салып, камыр басабыз. Өстен каплап ял итәргә куябыз.
Эчлек өчен тавык филесын, суган, бәрәңгене вак итеп турыйбыз, тәменчә тоз һәм борыч өстибез.
Камырны 12 өлешкә бүлеп, һәр өлешне җәябез һәм эчлек салып, пәрәмәчләр ясыйбыз. Эченә берәр кисәк акмай салып җибәрсәгез, ул аеруча тәмле булачак.
Пәрәмәчләр өстенә йомырка сарысы сөртергә дә була.
180 градус температурада духовкада 45-50 минут пешерәбез.
Мондый “курник”лар туңдырып кую өчен дә бик яхшы.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: i.pinimg.com