Салат әзерләү өчен кирәк:
пешкән сыер ите — 300 грамм,
консерваланган фасоль — бер банка,
татлы борыч — 2 данә,
петрушка, кинза,
аш серкәсендә маринадланган бер баш кызыл суган.
Соус өчен:
Зәйтүн мае — 3 аш кашыгы,
лимон суты — 1 чәй калагы,
сарымсак — 2 тырнак,
тәменчә тоз, хмели сунели тәмләткече алына.
Бизәү өчен вакланган әстерхан чикләве кирәк булачак.
Әзерләү барышы:
Пешкән итне, татлы борычны озынчалап турагыз. 1 стакан кайнар суга ике-өч кашык аш серкәсе, тоз салып маринад ясагыз, суганны боҗралап турагач, шунда салып 15 минут чамасы тотыгыз һәм суын саркытыгыз.
Туралган итне, татлы борычны, фасольне, суганны һәм яшел тәмләткечләрне бергә кушып, соус белән бутагыз.
Салат савытына салгач, өстенә әстерхан чикләвеге сибәргә дә була.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: i.pinimg.com