+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
12 октябрь , 14:55

Чәйгә тәмле кекс

Ял көннәрендә балаларны сыйлыйбыз. 

Чәйгә тәмле кекс
Чәйгә тәмле кекс

Кекс әзерләү өчен иң элек түбәндәгеләрне хәстәрлик:

4 йомырка;

1стакан шикәр комы;

50 мл үсемлек мае;

1стакан он;

1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);

3-4 алма яисә йөзем, күрәгә.

Йомырка белән шикәр комын күпертәбез, үсемлек мае салабыз. Аннары он белән көпшәкләндергечне бергә иләп, акрын гына йомыркалы массага кушабыз. Камырның яртысын майланган табага агызабыз. Өстенә вакланган алмалар яисә үзегез теләгән җиләк-җимеш, йөзем салырга мөмкин. Без алма белән пешердек. Аннары калган камырны өстенә агызабыз һәм табаны духовкага озатабыз.

Кекс 180 градуста якынча 35 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: