Корн-дог – камыр эчендә сосика. Әмма бу ризыкның камыры юка һәм тотып ашый торган таягы да бар. Сабантуйларда, балалар өчен күңел ачу үзәкләрендә, төрле кафеларда әлеге тәмлүшкә еш очрый. Балалар аеруча нык яраткан корн-догларны өй шартларында җиңел генә әзерләп була.
Ингредиентларга килгәндә, сезгә 1 кап үзегез яраткан сосискалар, 200 грамм он, 1 йомырка, 50-100 миллилитр сөт, көнбагыш мае, чеметем генә тоз, ярты чәй калагы шикәр һәм ярты чәй калагы камыр йомшарткыч кирәк булачак.
1. Коры ингредиентларны тирән савытта бергә кушабыз. Ул савытка без сосискаларны манып алачакбыз, шуңа күрә үзегезгә уңайлы булганны сайлагыз.
2. Шунда ук йомырка ватабыз да, бераз туглыйбыз. Аннары сөт кушып, камыр ясыйбыз. Сыеклыгы буенча ул куе каймак кебек булырга тиеш.
3. Сосискаларны онда аунатабыз. Башларына таяк кадап, камырга манабыз.
4. 150-170 градуска кадәр кыздырылган майда пешерәбез. Майны күбрәк салырга киңәш итәбез, алай сезгә уңайлырак булачак. Ә корн-догларның пешкәнен исә сез алтынсу төскә керүеннән белә аласыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: elsoldezacatecas.com.mx