Пылау әзерләгәндә дөге урынына булгур кулланып караганыгыз бармы? Бу ярманың гликемик индексы, дөге белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек түбәнрәк. Димәк, шикәр күләмен күзәтүче кешеләр өчен аны курыкмый ашарга була. Өстәвенә, булгур изелми, таралып кына пешә.
Булгурлы пылау әзерләү өчен ингредиентлар:
ит (сыер, сарык яки тавык ите)
булгур (алдан юарга кирәк)
сарымсак
башлы суган
кишер
тәмләткечләр: зира, тоз, борыч.
Әзерләү барышы:
Итне шакмаклап, суганны ярымбоҗралап, кишерне озынча итеп турагыз. Сарымсакның кабыгын салдырыгыз.
Калын төпле казанда итне кыздырыгыз, аңа кишер, ә берничә минуттан суган өстәгез. Тәмләткечләр салыгыз һәм яхшылап болгатыгыз. Бераз су салып, ите йомшарганчы томалап пешерегез. Юылган булгурны ит өстенә тигезләп җәегез. Ярма өстеннән ике бармак калынлыгында кайнар су, тоз-борыч салыгыз, үзәккә сарымсак башын куегыз һәм талгын утта 20 минут чамасы пешерегез.
Сүндергәннән соң, ун минут каплап тотыгыз.
Бу рецепт тәмле һәм хуш исле пылау килеп чыга. Өстәвенә, файдалы да. Тәмле булсын!
Фото: pravda.ru