Мәрьям апагызның рецепты буенча печенье әзерләп карагыз әле, дуслар. Без пешердек, бик тәмле була.
Кирәк булачак: 4 йомырка, бер стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы каймак, 1 кап маргарин яисә акмай, кирәгенчә он, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч.
4 йомыркага бер стакан тулар-тулмас шикәр комы кушып, чеметем генә тоз салып, яхшылап болгатабыз. Шуңа 1 аш кашыгы каймак, 1 кап эретелгән маргарин яисә акмай, он, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч кушабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш. Табаны алдан кыздырып, кашык белән камырны салабыз һәм ике ягыннан да кызарганчы пешерәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!