Ул салкын тигәннән бик файдалы, иммунитетны арттыра, ә составында йодның күп булуы аны кышкы чорда алыштыргысыз витаминнар чыганагы итә.
Бал белән фейхоа катнашмасын ничек ясарга, дисезме? Фейхоаны юып, дуршлагка салып, кайнар су белән чайкатып җибәрегез. Кабыгын әрчергә кирәкми. Суын саркытыгыз, җимешнең койрыкларын кисеп ташлагыз, берничә кисәккә бүлгәләгез. Аннары иттарткыч аша чыгарып, 1:1 исәбеннән бал кушыгыз. Артык баллы яратмаулар балны азрак та салырга мөмкин. Балыгыз катыбрак киткән икән, аны су парында бераз эретеп алыгыз. Сыек бал белән катнашма үзлерәк, йомшаграк килеп чыга.
Ә хәзер әзер катнашманы стериль банкаларга салып, кайнатылган капкач ябып, суыткычка куегыз. Ваграк банкаларга салсагыз, куллануы да, саклавы да уңайлырак. Бу катнашма суыткычта берничә ай саклана.
Баллы фейхоаны көненә өч аш кашыгы кабып куярга киңәш итәләр. Файдасы сезгә дә тисен, дуслар!
Фото:i.lefood.menu