-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
30 октябрь , 11:40

Бик тәмле мантый камыры

Мондый камыр белән пилмән, чебурек әзерләргә дә уңайлы. 

Бик тәмле мантый камыры
Бик тәмле мантый камыры

Камыр өчен бер стакан кайнар су, 2-3 йомырка, чеметем тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 300-350 грамм он кирәк. Уртача зурлыктагы 15 мантый чыга. Гаиләгез зур булса, ингредиентларны  күбрәк салыгыз. 

Савытка бер стакан кайнар су һәм бер стакан он салып, тиз генә болгатабыз. Шунда йомырка, тоз, үсемлек мае салабыз. Он кушып, камырны яхшылап басып бетергәч, бераз ял иттерәбез.

Эчлек гадәттәгечә: ит, суган, бәрәңге, тәмләткечләр.

Сез дә ясап карагыз. Тәмле булсын, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: