Камырны болай әзерлибез: ярты стакан җылы сөт, ярты стакан җылы су, 1 чәй калагы коры чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы алып, барысын бергә бутап, 15 минутка калдырабыз. Аннары 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, кирәгенчә он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Камыр күтәрелгәч, шәңгәләр ясый башлыйбыз.
Эчлек өчен бәрәңгене тоз салып пешерәбез, кайнар сөт, акмай салып төябез.
Камырдан вак түгәрәкләр ясыйбыз, җәябез һәм бәрәңге измәсен тигезләп өстенә салабыз. Бәрәңге измәсе кайнар булмасын, югыйсә, камыр пешеп китәчәк. Шәңгәләрне майлы табага тезәбез. Өстенә йомырка сөртеп, кызу духовкада 30-35 минут пешереп алабыз. Духовкадан алгач, шәңгәләр өстенә эретелгән акмай сөртәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор фотосы.