+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
13 ноябрь , 11:10

“Карлы ялан” салаты

Яңа ел табынына салат рецептларын барлый башлыйк, дуслар.

“Карлы ялан” салаты
“Карлы ялан” салаты

Кирәкле ингредиентлар:

ысланган  тавык ите – 250 грамм;

консерваланган ананас – 1 банка;

кореяча кишер – 200 грамм;

йомырка – 4 данә;

каты сыр – 150 грамм;

майонез, вак кыргычтан уылган сарымсак.

 

Әзерләү барышы:

"Карлы ялан салаты" катлап ясала. Һәр кат арасына уылган сарымсак белән майонезны кушып, челтәр ясагыз. Беренче катка шакмаклап туралган ысланган тавык ите салыгыз. Икенче катка вак итеп туралган ананас, өченче катка - кореяча кишер, дүртенче катка угычтан чыгарылган йомырка салына. Салатның өстенә уылган каты сыр сибегез.

Салатны табынга чыгарыр алдыннан 3-4 сәгать суыткычта тотыгыз. Ул бик тәмле, туклыклы була. Нинди генә бәйрәмгә ясасагыз да, тиз һәм беренчеләрдән ашалып бетә. 

Тәмле булсын!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: