Яңа ел якынлаша, дуслар. Бәйрәм табынындагы ризыклар тәмле дә, файдалы да, матур да булсын өчен һәр хуҗабикә күп көч сала. Без тәкъдим итәчәк салат-коктейль өстәлегезгә тагын да ямь өстәр. Пыяла креманкаларга салып, өстен яшел тәмләткечләр белән бизәп чыгарсагыз, ул бик матур күренәчәк.
Салат өчен пешкән тавык яки күркә ите, бер-ике яшел кыяр, бер яшел алма, бер йомырка, 3-4 караҗимеш һәм әстерхан чикләвеге, 30 грамм каймак белән майонез, тәмләткеч үләннәр кирәк.
Бирелгән ризыкларны салам кебек озынчалап турыйбыз. Караҗимеш белән әстерхан чикләвеген ваклыйбыз. Креманкага беренче катлам итеп тавык ите салабыз һәм челтәр рәсеме ясагандай соус агызып чыгабыз. Икенче катламга — кыяр, өченчегә —йомырка, ә иң өскә яшел алма, караҗимеш һәм әстерхан чикләвеге тезелә. Һәр катлам арасына соустан төрле бизәкләр ясала.
Соус бик гади ясала: майонез белән каймакка бераз лимон суты, кара борыч кушабыз да яхшылап бутыйбыз. Салат-коктейль укроп, петрушка яфраклары белән бизәлә. Савыт кырыена лимон кисәге куерга мөмкин. Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: i.pinimg.com