Барлык яңалыклар
10
Тәмлебикә өйрәтә!
3 декабрь 2024, 11:15

Чәй янына тәмле пирог

Без пешердек, сез дә әзерләп карагыз!

Чәй янына тәмле пирог
Чәй янына тәмле пирог

180 грамм акмайны суыткычтан берәр сәгать алдан алып куеп, өй температурасында җылытыгыз. Аннары 2 стакан он, ярты стакан шикәр комы, ике аш кашыгы какао, бер чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 1 кап ванилин салып, шушы коры массаны йомшартылган акмай белән уабыз.

Уылган камырның яртысын пергамент кәгазь җәелгән табага тигезләп салыгыз. Шуның өстенә эчлек салына. Ул болай әзерләнә: 500 грамм эремчек, ярты стакан шикәр комы, 4 йомырка салып, барысын бергә яхшылап болгатыгыз.

Эчлек өстенә калган камырны салыгыз.

Эремчекле пирог 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут пешә. Аны табасында килеш суытыгыз.

Чшйләрегез тәмле булсын!

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: