Тәмле һәм сусыл пилмәнне өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Аны йомшак итеп әзерләүнең кечкенә бер сере бар. Ул – пилмән фаршына бераз бәрәңге кушып җибәрү. Чи бәрәңгене иттарткыч аша үткәреп фарш белән болгатырга гына кирәк.
Әмма монда пропорцияләрне саклау мөһим - 250 грамм фаршка 200 грамм бәрәңге массасы туры килергә тиеш.
Тәмне көчәйтү өчен бераз сарымсак өстәргә була — бер тырнакны угычтан кырып салу да җитә. Һәм, әлбәттә, суган турында онытмагыз.
Фарш, бәрәңге, суган һәм сарымсак — болай әзерләнгән пилмәннәр искиткеч сусыл, хуш исле һәм тәмле була. Бер тапкыр сынап караганнан соң, сез дә һәрвакыт шулай гына әзерләрсез.
Автор фотосы.