Барлык яңалыклар
10
Тәмлебикә өйрәтә!
11 декабрь 2024, 14:50

“Бытбылдык оясы” салаты

Яңа ел табынына тәмле салатлар әзерләү турында уйланасызмы, кызлар? Бездән — шәп рецепт!

“Бытбылдык оясы” салаты
“Бытбылдык оясы” салаты

Бу тәмле салатны әзерләү өчен пешкән тавык ите, 5 тавык йомыркасы, 5 бытбылдык йомыркасы, 5-6 бәрәңге, ике яшел кыяр,  укроп, тәменчә тоз һәм майонез кирәк булачак.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Нечкә итеп саламлап кисәбез. Бәрәңгене нечкә итеп саламлап турыйбыз һәм табага аз-азлап кына салып, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Кызган бәрәңгеләрне артык мае агып бетсен өчен кәгазь тастымалга тезәбез. Пешкән йомырканы нечкә итеп саламлап турыйбыз, ә менә бытбылдык йомыркасын салатны бизәү өчен калдырабыз. Яшел кыярны саламлап турыйбыз.

Зур савытка туралган тавык итен, кыярны, йомырканы һәм бәрәңгенең бер өлешен салабыз. Аңа майонез өстәп, кирәгенчә тоз сибеп, бутыйбыз.

Салатны киң тәлинкәгә салып, аны түгәрәк формага китерәбез. Уртасына калын итеп укроп җәябез, ә кырыйларына калган бәрәңгене тезеп чыгабыз. Хәзер инде укроп өстенә матур итеп бытбылдык йомыркалары тезәбез.

Бу салат бик матур һәм искиткеч тәмле була. Бәйрәм табынының бизәге дә булачак әле ул. Әзерләп карагыз, сезгә дә  ошар, дип уйлыйбыз.

Фото: food.pibig.info

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: