Камыр өчен кирәк булачак: 100 грамм акмай яисә маргарин, 200 грамм шикәр комы, 4 йомырка, ванилин, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы какао.
Йомшартылган акмайга шикәр комы, йомырка салып туглыйбыз. Аннары анилин, камыр көпшәкләндергеч кушылган он салып, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Камырның яртысын икенче савытка бүлеп алабыз, 1 аш кашыгы какаоны салып болгатабыз.
Форманы майлыйбыз һәм башта ике аш кашыгы “ак” камырны, аннары өстенә ике аш кашыгы какаолысын чиратлаштыра-чиратлаштыра салабыз.
Кекс 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут чамасы пешә.
Чәйләрегез тәмле булсын!