Барлык яңалыклар
10
Тәмлебикә өйрәтә!
30 гыйнвар , 12:10

Юка пешерәбезме?

Нәнәйләр пешерергә яраткан тәмле ризыкны тәкъдим итәбез, дуслар.

Юка пешерәбезме?
Юка пешерәбезме?

Бу камыр ризыгын кайбер якларда юка дисәләр, кемнәрдер җәймә яисә кабартма, ди. Кайбер районнарда көлчә дип тә йөртәләр икән.

 Аны пешерү өчен 1 стакан катык, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 1 йомырка, 1 бал кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода, он кирәк булачак.

Камырны йомшак итеп кенә басарга, аннары алты-җиде өлешкә бүләргә. Артык юка итмичә генә, таба зурлыгында җәеп, газ өстендә майлы табада ике яклап пешереп алырга кирәк.

 

Фото: m.dom-eda.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: