Чыгышы белән Илеш районы кызы Зиринә Исламова бүген гаиләсе белән Уфа районының Жуково авылында яши. Тормыш иптәше белән Ирина, Әдилә һәм Азат исемле өч бала үстерәләр. Зиринә тормышта бик актив булуы белән дә, аш-суга осталыгы белән дә сокландыра. Уңган әнидән кыстыбый рецепты сезгә дә бик ошар, дуслар.
Камыр өчен кирәк:
- зур бокал белән җылымса су;
- ярты чәй калагы тоз;
- 2 аш кашыгы үсемлек мае;
- 500 гр тирәсе он.
Су, тоз, майонез һәм үсемлек маен бергә кушабыз, шунда ук он салып, камыр басабыз. Аны 20 минутка читкә куеп торабыз.
Эчлек әзерлибез. Бәрәңгене чистартабыз, суда пешерәбез. Пешеп чыккач, суын агызып, тоз, бераз гына акмай һәм ярты стакан кайнар сөт кушып, измә ясыйбыз.
Камырны юка һәм уртача зурлыкта булган түгәрәкләргә җәябез. Табаны утка куябыз, камыр җәймәләрен ике яктан да пешерәбез. Әзер җәймәләрне шунда ук тастымал астына куябыз. Бу очракта алар йомшак була.
Җәймәнең бер яртысына бәрәңге ягабыз, икенче яртысы белән каплап, бераз кысабыз. Кыстыбыйны ике яктан да эретелгән акмай белән майлыйбыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
Зиринә Исламова фотосы.