Ботка пешерүнең дә үз сере бар. Карабодай боткасы тәмле булсын, таралып торсын өчен, аны әзерләгәндә берничә кагыйдәгә игътибар итегез. Шул чакта ул кафе-рестораннардагы кебек булачак.
Тәмле карабодай боткасының төп сере – аны мөмкин кадәр азрак пешерергә кирәк. Башта ярманы юыгыз, өстенә су салыгыз, ул ярманы тулысынча капласын. Су бер бармак калынлыгы булырга тиеш.
Утка куеп, кайнатып чыгарыгыз, бераз тоз салыгыз. Җиде минут талгын утта пешерегез. Аннары газны сүндереп, карабодайга 20 грамм салкын акмай кушыгыз, каплагыз һәм тагын 15 минут тотыгыз. Ярма тыштан тыгыз һәм эчтән йомшак булачак.
Фото: klkfavorit.ru