Уфа районының Жуково авылында яшәүче Зиринә Исламова аш-суга бик оста ханым. Балалары Ирина, Әдилә һәм Азатны еш кына тәмле ризыклар белән сыйлый ул. Бүген уңган әни безне баллы торт пешерергә өйрәтә.
Камыр өчен алабыз: 2 йомырка, 170 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай, 80 грамм бал, 1 чәй калагы чәй содасы, 300 грамм он.
Крем өчен кирәк: 500 мл 33 процентлы сөт өсте өсте (сливки), 100 грамм шикәр пудрасы һәм 250 грамм 20-25 процентлы кибет каймагы.
Иң элек камыр әзерлибез. Акмай, бал һәм шикәр комын сулы савыт өстендә шикәре эреп беткәнче бутагыз. Аннан чәй содасы өстәгез. Күбекләнә башлагач, сулы савыт өстеннән алып, ике йомырка кушыгыз. Шушы массага он салып, тиз генә болгатыгыз. Онны рецептта күрсәтелгәннән артык салмагыз.
Юка итеп җәелгән җәймәләрне 180 градус кызулыктагы духовкада 3-4 минут пешерегез.
Крем әзерлибез. Сөт өсте, шикәр пудрасы һәм кибет каймагын миксер белән куерганчы күпертәбез.
Һәр коржга крем сылап, тортны җыябыз. Суыткычта 6-7 сәгать тотабыз.
Тәмле булсын, дуслар!
Автор фотосы.