+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
23 февраль 2025, 04:55

Җиләкле-каймаклы пирог

Әтиләрне тәмлекәч белән сыйлыйк әле, кызлар!

Җиләкле-каймаклы пирогҖиләкле-каймаклы пирог
Җиләкле-каймаклы пирог

Иң элек камыр әзерлибез. 300 грамм он, 100 грамм йомшартылган акмай, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 100 грамм шикәрне уабыз. Аннары 2 кашык кибет каймагы, 1 йомырка сытып камырны басып бетерәбез. Җәябез һәм майлы табага салабыз, кырыйлары күтәрелеп калырга тиеш.

Эчлеге болай әзерләнә:

300 грамм кибет каймагы,
3 йомырка,
3-4 кашык шикәр комы,
1 кап ванилин,

1 чәй калагы он яисә кукуруз крахмалы.

100 грамм җиләк (карлыган, кура җиләге).

Барысын бергә яхшылап бутыйбыз. Җәелгән камыр өстенә бераз җимеш салабыз, аннары эчлекне агызабыз. Таба кырыеннан күтәрелеп калган камырны әкрен генә пычак ярдәмендә кисеп, бизәк ясыйбыз. Кырыйларын бизәкләми калдырырга да була.

Каймаклы пирог 180 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешә.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас