+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
27 февраль 2025, 09:00

Бәйрәм тәбикмәге тәмле булсын!

Май чабу атнасында тәбикмәк пешерү гадәте борынгыдан килә.

Бәйрәм тәбикмәге тәмле булсын!Бәйрәм тәбикмәге тәмле булсын!
Бәйрәм тәбикмәге тәмле булсын!

Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Быел май чабу атнасы 24 февральдән 2 мартка кадәр дәвам итә. Бу атнада коймак, тәбикмәк пешерү гадәте борынгыдан килә.

Моның өчен алабыз 1 стакан җылы су, 1 стакан сөт, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 кап коры чүпрә (10 грамм), ярты литр манный ярмасы.

Барысын бергә кушып яхшылап туглыйбыз. Аннары 1 стакан он салып янә бутыйбыз һәм кабартырга куябыз.
Камыр кабаргач, ярты литр кайнар сөткә ярты чәй калагы сода салабыз. Хәзер кабарган камыр өстенә акрын гына кайнар сөт сала-сала бутыйбыз.  Аннары 3 йомырка, 1 чәй калагы тоз салып тагын яхшылап бутыйбыз һәм камырны 15 минутлап ял иттерәбез.

Кызу табада тәбикмәкне пешерә башлыйбыз. Табаның капкачын капларга кирәкми. Пешкән тәбикмәкләрне акмай белән майлый барабыз.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас