8 Март көне якынлашкан саен яраткан дәү әниләрне, әниләрне сөендерәсе килү теләге дә арта бара. Без тәкъдим иткән тәмле салат рецептлары сезгә ярдәмгә килер, дуслар.
Әлеге бәйрәм салаты өчен 250 грамм ветчина, 150 грамм сыр, бер кыяр, 3 йомырка, бер банка кукуруз, майонез, укроп кирәк булачак.
Ветчина белән кыярны озынчалап турыйбыз. Йомырканы һәм сырны эре кыргыч аша чыгарабыз. Кукуруз банкасын ачып, суын түгәбез.
Озынча тәлинкәгә 8 санына охшатып, ике стакан куябыз. Аның берсен каплап куярга кирәк. Стакан кырыйларына 8 санына охшатып, ветчина тезәбез. Бу — беренче катлам. Аның өстенә кыяр салына һәм сетка ясап, майонез агызабыз. Өченче катлам — йомырка, аннан кукуруз салабыз. Алар арасына янә майонездан сетка ясыйбыз. Соңгы катлам итеп сыр салына.
Салатның кырыйларын яшел укроп һәм кукуруз белән бизибез.
“8 Март” салаты бик матур да, тәмле дә була.
Фото: pic.rutubelist.ru