+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
20 Марта 2025, 04:35

Эремчекле-йөземле запеканка

Бер ингредиент бу ризыкны йомшак һәм бик тәмле итә.

Эремчекле-йөземле запеканкаЭремчекле-йөземле запеканка
Эремчекле-йөземле запеканка

Иртәнге чәйгә эремчектән тәмле запеканка ясыйбызмы, дуслар?

Кирәк булачак:

2 кап 5 процентлы эремчек;

2 йомырка;

100 грамм кибер каймагы;

ярты стакан шикәр комы;

3 аш кашыгы дөге оны.

Әзерләү тәртибе:

Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. Әгәр яратсагыз, йөзем, цукатлар яисә кипкән җиләк-җимеш өстәргә була. Эремчекле массаны майланган формага салып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40-45 минут, йөзе килгәнче пешерәбез.

Он яисә манный ярмасы белән пешерелгән запеканка кайвакыт артык тыгыз, авыр була. Ә дөге оны белән ул бөтенләй башкача килеп чыга. Дөге онының тәме сизелми диярлек, әмма шул ук вакытта запеканка үз формасын тота, йомшак һәм бик тәмле килеп чыга.  

Сез дә әзерләп карагыз. Тәмле булсын, дуслар!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас