+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
21 март 2025, 04:40

Тәмле дә, файдалы да десерт

Дуслар,  бүген бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.

Тәмле дә, файдалы да десертТәмле дә, файдалы да десерт
Тәмле дә, файдалы да десерт

200 грамм йомшак эремчек;

100 грамм шикәрсез йогурт;

1 аш кашыгы бал;

1 банан;

өстен бизәү өчен шоколад.

Бананны кисәкләргә бүлгәлибез, өстенә йогурт, эремчек, бал салабыз. Барысын бергә блендер белән болгатабыз. Нәтиҗәдә, куе крем барлыкка килергә тиеш.

Хәзер десертны стаканнарга салабыз. Өстенә угычтан уылган шоколад сибәбез яисә җиләк-җимеш белән бизибез.

Тәмле булсын!

 

Фото: ачык чыганаклардан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас