Иң элек коймак камыры әзерлибез. Ярты литр сөткә яхшы итеп тугланган 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 2 чәй калагы шикәр комы, 2 стакан он салып туглыйбыз. Камыр өстенә 1 стакан кайнап торган су салып бутыйбыз, чеметем сода салырга була. Аннары 3-4 кашык үсемлек мае салабыз, яхшылап туглыйбыз.
Камыр әзер. Кызу табага юка гына итеп салып, ике яклап кыздырып алабыз.
Мондый коймакның эченә эремчек, ит салып төрергә була. Каймак, бал, төрле кайнатмалар белән чәй эчәргә дә бик тәмле ул.
Эчлек өчен фаршны суган белән 20-30 минут кыздырып алабыз. Аштан калган ит белән дә бик тәмле була ул. Итне блендерда ваклап, суган, тоз,борыч салып, табада кыздырып аласы гына.
Ә аннары коймакка эчлек салып төрәбез һәм коры табада ике яклап та кыздырып алабыз.
Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар! Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор фотосы.