+24 °С
Яңгыр
Моның өчен 500 грамм тавык филесы, 3 йомырка, 3 кашык майонез, 3 кашык он, тәменчә тоз, борыч кирәк.
Тавык итен вак кына турагыз. Аннары йомырка, майонез, он, тоз-борыч кушып, яхшылап бутагыз. Тәм өчен угычтан бераз сыр, сарымсак кырып салырга, яшел тәмләткечләр өстәргә дә була.
Кәтлитләрне ике яклап та майлы табада кыздырып алганнан соң, капкачын каплап, талгын утта 20 минутлап тотыгыз.
Тавык итеннән кәтлитләрне төрле ярмалар, макарон белән бирергә була.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Фото: iamcook.ru