+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
4 апрель 2025, 05:00

Чәйгә – йомшак кекс

Каникулга кайткан оныкларны сыйлыйк әле, нәнәйләр.

Чәйгә – йомшак кексЧәйгә – йомшак кекс
Чәйгә – йомшак кекс
Йомшак кекс әзерләү өчен кирәк:

*3 йомырка;

*3 аш кашыгы майонез;

*1 стакан шикәр комы;

*1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);

*2-3 аш кашыгы үсемлек мае;

*куе каймак кебек булганчы он кушабыз.

Барлык ингредиентларны салып, яхшылап бутыйбыз. Акмай сөртелгән формага салып, 180-200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 35 минут чамасы пешерәбез.

Кекс шилмәсен өчен мич капкачын пешеп чыкканчы ачмаска кирәк.

Тәмле булсын, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас