+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
6 Апреля 2025, 09:30

Чәйгә йомшак рогаликлар

Тәмле камыр ризыгының рецептын үзегезгә дә саклап куегыз.

Чәйгә йомшак рогаликларЧәйгә йомшак рогаликлар
Чәйгә йомшак рогаликлар

Ингредиентлар:

500 грамм он;

100 мл җылы сөт;

1 чәй калагы коры чүпрә;

200 грамм акмай яисә маргарин;

2 йомырка;

50 грамм шикәр;

чеметем тоз.

Эчлек өчен джем, повидило яисә кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка) алына.

Җылы сөткә  коры чүпрә салыгыз, 10-15 минутка калдырыгыз. Онны яхшылап иләгез. Шулай эшләгәндә, рогаликлар кабарып торачак. Иләнгән онга шикәр, тоз, кабарган чүпрәле массаны, йомырка, йомшартылган акмай салып, камыр басыгыз.

Камырны 1 сәгать “ял иттерегез”.  Бу вакытта эчлек әзерләп куегыз. Хәзер камырның бер өлешен зур булмаган түгәрәк итеп җәегез һәм өчпочмаклар рәвешендә кисеп чыгыгыз ( пицца кискән кебек). Һәр кисәккә джем яисә повидло салып, рогалик формасына китереп төрегез.

Рогаликларны майлы яисә пергамент җәелгән табага салып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешерегез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас