Камыр өчен кирәк булачак:
200 грамм акмай;
2 йомырка;
2 аш кашыгы шикәр комы;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;
400-450 грамм он.
Крем өчен:
1 банка куертылган сөт (вареная сгущенка),
80 грамм өй температурасындагы акмай.
Йомшартылган акмайга шикәр комы, йомырка салып туглыйбыз. Аннары он һәм камыр көпшәкләндергеч салып, каты итми генә камыр басабыз. Камырны 30-40 минутка суыткычка куеп “ял иттерәбез”.
Салкын камырны иттарткыч аша чыгарабыз яисә эре кыргычтан уабыз. Пешекче кәгазе җәелгән табага камыр тасмаларын тезеп, духовкада кызарганчы пешерәбез. Төрле яклап кызарып пешсен өчен вакыт-вакыт бутап алабыз.
Суынганнан соң пешкән камыр тасмаларын кул белән уабыз. Аннары крем салып бутыйбыз. Тәлинкәләргә таучыклар ясап өябез яисә бокалларга салып, форма бирәбез һәм берәр сәгатькә суыткычка алып куябыз.
Тортның өстен мәк яисә эретелгән шоколад белән бизәргә була.
Автор фотосы.