+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
13 Апреля 2025, 12:50

Шпинаттан тәмле салат

Язны витаминга бай салатны көн дә ашагыз.

Шпинаттан тәмле салатШпинаттан тәмле салат
Шпинаттан тәмле салат

Язны теплицада шпинат, салат, рукола, укроп, петрушка кебек яшел үләннәр үсә башлау белән тәмле салатлар әзерләп ашау бик файдалы булуын һәркем белеп тора инде. Җиңел генә әзерләнә торган нәкъ шундый тәмле салатны тәкъдим итәбез, дуслар. 

Шпинат яфракларын, яшел суган кыякларын, укроп һәм базиликны юалар, суын саркыту өчен сөзгеч иләккә тутыралар. Бераздан шпинатны — эре кисәкләргә, калганнарын ваклап турыйлар. Барысын бергә болгатып, өстенә каймак соусы агызалар.

Шундый ук салатны яшел кыяр һәм пешкән йомырка кушып та әзерләргә мөмкин. Тәмле дә, файдалы да була.

 

Фото: pinimg.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас