+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
15 Апреля 2025, 11:15

“Брауни” – иң тәмле десерт!

Сез дә балаларыгызны сыйлагыз әле.

“Брауни” – иң тәмле десерт!“Брауни” – иң тәмле десерт!
“Брауни” – иң тәмле десерт!

Безгә кирәк булачак:

-100 гр акмай;

- 2 йомырка;

-70 грамм он;

-  2 аш кашыгы какао порошогы;

-100 грамм шикәр;

- 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;

 

Глазурь өчен кирәк:

-50 мл сөт

-30 грамм акмай

-1,5 аш кашыгы какао порошогы

-2 аш кашыгы шикәр.

Әзерләү барышы:

Акмайны белән шикәр кушып,  миксер белән болгатабыз, аннары йомырка салабыз. Какао, камыр көпшәкләндергеч һәм он өстәп, яхшылап бутыйбыз. Формага салабыз һәм алдан 180С ка кадәр җылытылган духовкага 25-30 минутка куябыз.

Глазурь өчен акмайдан кала барлык ингредиентларны кушып,  яхшылап болгатабыз. Аннары шикәре эрегәнче утта тотабыз, плитәдән алып, бераз суытабыз һәм акмай өстибез. Ә хәзер бисквит өстенә агызабыз.  Бераз суынгач, чәй табынына куярга да була. Тәмле булсын!

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас