+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Тәмлебикә өйрәтә!
16 апрель 2025, 10:00

“Геркулес” кәтлите

Солы ярмасының файдалы булуын беләсез инде, дуслар, боткасын да яратып ашыйсыздыр әле.

“Геркулес” кәтлите“Геркулес” кәтлите
“Геркулес” кәтлите

 Кайчагында ботка да туйдыра, дисезме? Әйдәгез, бергәләп “Геркулес” кәтлитләре әзерләп алыйк.

Моның өчен 4-5 бәрәңге, 1 баш суган, 2-3 тырнак сарымсак, ярты стакан “геркулес” ярмасы, тоз, яшел тәмләткеч үләннәр кирәк.

Солы ярмасына кайнар су салып бүрттерәбез, бәрәңгене, суганны чистартып, кыргычтан чыгарабыз. Шуларны бергә кушып, тоз, ваклап туралган яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, сельдерей), кыргычан чыгарган сарымсак өстибез һәм яхшылап бутыйбыз. Әзер массадан кәтлитләр әвәләп, табада үсемлек маенда кыздырып алабыз. Табаның капкачын каплап, бераз парда тотабыз. Кәтлитләр томат соусы белән бик тәмле була.

Фото: s.mediasole.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас